Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда алкоголь сатучылар саны арткан

Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.

Чаллыда 161 оешма 758 сәүдә ноктасында спиртлы эчемлекләр сата. 2023 ел белән чагыштырганда алкоголь сатучы лицензияле оешмалар 10га арткан. Сыйфатсыз эчемлекләрне законсыз сату очраклары кимегән. Кануннарны бозган өчен 2 оешмага 54 мең сум штраф салынган. Бу хакта алкогольле эчемлекләрне җитештерү, сатуга дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина хәбәр итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев