Чаллыда Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесен кулга алдылар
Ул акча үзләштерүдә шикләнелә.
Оператив хезмәтләр Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаковны кулга алды. Хәзерге вакытта ул Чаллыда. Эшне ТР Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча 6нчы бүлеге тикшерә. Җитәкче 2,6 млн сум күләмендә акча үзләштерүдә шикләнелә.
Айнур Исхаковка 42 яшь. Әлмәт башкарма комитетын 2021 елдан бирле җитәкли. Аннан алда 6 ел экология һәм табигатьтән файдалану департаментында җитәкче вазыйфаларын башкарган. Нәкъ шул вакытта «Тандем» компаниясе белән килешү төзеп акча үзләштергән, ди Тикшерү комитеты белгечләре. 5 карьерны рекультивацияләү буенча килешү төзелгән, әмма эшләр башкарылмаган.
Җинаять эше «Тандем» компаниясе җитәкчесе Илдар Таһировка да ачылды.
Фото sociumin.com сайтындагы шәхси аккаунтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев