Чаллыда алтын урлаган ир-атны хөкем иттеләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда алтын урлаган ир-атны хөкем иттеләр

Нинди җәза бирелде?

 Wildberries машинасын йөртүче Чаллы кешесе өч ел алтын һәм ау өче кирәк-яраклар урлаган. 

Ул танышлары һәм туганнары аккаунтлары аша заказлар рәсмиләштергән. Шул пунктларга товар ташыган. Юлда барганда фургонда кыйммәтле товарларны арзанлыга алыштырган.

Барлыгы 1,1 млн сумлык зыян салган. 

Ир-ат судта гаебен таныган, зыянны тулысынча каплаган.

Аны суд шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


криминал хөкем итү Чаллы суды

Нет комментариев