Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Җәмигъ мәчетенең иң зур гөмбәзенә ярымай куелды

Бу иман йортына урнаштырылучы җиденче ярымай инде. Киләчәктә тагын икене генә куясы кала.

Бүген Чаллыда тарихи вакыйга булды. Шәһәр үзәгендә төзелүче Җәмигъ мәчетенең үзәк гөмбәзенә ярымай куелды. Бу иман йортына урнаштырылучы җиденче ярымай инде. Киләчәктә тагын икене генә куясы кала. 

Истәлекле чарага мөселман кардәшләребез, дин әһелләре, шәһәр һәм предприятие җитәкчеләре, депутатлар килде. 

Мәгълүм булганча, әлеге мәчет төзелеше өчен  1992 елда җир участогы алынган иде. 2009 елның көзендә тантаналы шартларда беренче таш куелды, 2010 елда төзелешнең беренче этабы башланды һәм билгеле сәбәпләр аркасында төзелеш озак елларга тукталып торды. 

2017 елда ул вакыттагы Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин тәкъдиме белән биредә янә масштаблы төзелеш башланды. Бу максатка шәһәр мэры Наил Мәһдиев гаиләсе 1 млн сум акча бирде. Игелекле эштән предприятие һәм оешма җитәкчеләре, гади кешеләр дә читтә калмады. Узган ел гына шул рәвешле 90 млн сум акча җыелды. 

Алексей Горшков җитәкчелегендәге төзелеш компаниясе хезмәткәрләренең тырышлыгы белән Җәмигъ мәчете күзгә күренеп үсә. Бүгенге көндә инде биредә корбан ашы уздырылды. Җәмәгать намазлары укылды. 

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов төзелешкә үз өлешләрен кертүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде. «Биредә эшләр системалы рәвештә алып барыла. Фонд җитәкчсе Уел Хөсәенов белән төзелеш компаниясе җитәкчсе Алексей Горшков барысын да контрольдә тота. Техника да, эшчеләр дә бертуктаусыз эшли», – диде ул. 

Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла  аның сүзләрен хуплап, шәһәрдәшләрне игелекле эштән читтә калмаска өндәде. «Аллаһы Тәгаләнең җирдәге йортын төзүгә ярдәм итүчегә Аллаһыбыз җәннәттә кечкенә генә булса да өй бирер. Без бу дөньяга мәңгелек йортыбызга күчәргә әзерләнү өчен игелекле гамәлләр кылырга килгәнбез. Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм итеп, һәркем үзенә җәннәттә урын булдыра ала», – диде ул. 

Җәмигъ мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов Коръән аятьләре укыгач, чарада катнашучылар Аллаһы Тәгаләдән ил-көннәребезгә тынычлык, махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын, балаларыбызның иманлы, игелекле булып үсүләрен сорап, дога кылды. 

Аннары тәкъбир астында Җәмигъ мәчетенең үзәк гөмбәзенә ярымай куелды. «Аллаһка шөкер, мәчетебезне тәрәзәдән күреп сөенәм. Күңелне шатлык хисләре били. Елыйсы килә. Төзелешне җанландырып, бүгенге дәрәҗәгә җиткергән өчен Наил Мәһдиевкә Аллаһының рәхмәте яусын», – ди шәһәрдәшебез Гөлзар Фәхретдинова. 

3200 урынга исәпләнгән мәчет ак мәрмәр белән тышланачак. Эшләр шул темп белән барса, алдагы берничә елда мәчет тулысынча төзелеп бетәр дигән өмет бар. Бу тарихи вакыйганы барыбызга да күрергә насыйп булсын.


  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай