Чаллыда апа-сеңелнең үле гәүдәсен тапканнар
Алар ике ел элек үлгән.
Чаллының яңа шәһәрендәге бер фатирда ике хатын-кызның мумиягә әйләнгән гәүдәсен тапканнар. Алар бертуганнар булганнар, бергә яшәгәннәр.
Олысы – 1945, кечесе 1950 елгы.
Өлкән яшьтәге хатын-кызлар күршеләре белән аралашмаганнар, дуслары булмаган, үзләренә кунак чакырмаганнар.
Якынча мәгълүматлар буенча, хатын-кызлар 2 ел элек үлгән. Бу вакыт эчендә аларның гәүдәсе мумиягә әйләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев