Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда артиллерия снарядын таптылар

Ул теләсә кайсы вакытта шартларга мөмкин булган.

Чаллы предприятиеләренең берсендә гражданнар сугышы чорындагы артиллерия снарядын таптылар. 
Предприятие объектында төзелеш эшләре барган.  Асфальт салу өчен бирегә вак таш ташыганнар. Китерелгән партиянең берсендә снарядка тап булганнар.

Урынга Росгвардия саперлары килеп житкән. Снарядны тикшереп, аның  куркыныч булуын раслаганнар. 76 мм калибрлы корал тутыккан булса да, теләсә кайсы вакытта шартларга мөмкин булган. 

"Боеприпасның торышын исәпкә алып, аны еракка алып китмәскә булдык. Предприятие территориясендә буш урын күп. Снарядны шунда гына юк итергә кара кылдык", - ди Росгваридия хезматкәрләре. 

Снарядны куркынычсыз арага күчереп, экскаватор әзерләгән чокырга төшергәннар. Аннары туфрак белән күмеп, шартлатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев