Чаллыда аш-су остасын мошенниклар алдаган
Җинаять эше кузгатылды.
Чаллының бер рестораннарында эшләүче 19 яшьлек повар мошенниклар ятьмәсенә эләкте.
Аңа үзен «ФСБ хезмәткәре» дип билгесез кеше шалтырата һәм мошенниклардан акчагызны сакларга кирәк дип әйтә. Күңелсез хәл килеп чыкмасын өчен акчаны телефон номерына җибәрергә киңәш итә.
Егет моңа ышана һәм терминал аша 790 мең сум акчасын күрсәтелгән номерга җибәрә. Соңрак акчасын кайчан кайтарачакларын кызыксынып шалтырата, әмма теге кешенең телефоны аңа җавап бирми.
Алданган шһәрдәшебез полициягә барып, гариза яза.
РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы «Мошеннниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев