Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда асфиксия кичергән балаларга ярдәм итә алачаклар

КДМЦга заманча җайланма кайтардылар.

Туганда асфиксия (кислородное голодание) кичергән сабыйларга тиз арада ярдәм итә алачаклар. Кама балалар медицина үзәгенә заманча медицина җайланмасы кайтардылар. Ул терапевтик гипотермия процедурасын үткәрергә мөмкинлек бирә. Башкача метаболизм процессларының интенсивлыгын киметә һәм яңа туган баланың кислород җитмәүгә каршы торучанлыгын арттыру максатыннан тәнне ясалма рәвештә суыта. 

КДМЦ перинаталь үзәгенең яңа туган балаларны реанимацияләү һәм интенсив терапия бүлеге мөдире Нияз Габдрахманов әйтүенчә, гопотермия куллану нәтиҗәсендә неврологик патологияләр барлыкка килү куркынычы кими. 

TrueCool Premium җайланмасы сабыйның тән температурасын контрольдә тота – ике секунд саен тикшереп тора. Тәнне автомат рәвештә суыта. 

Искәртергә кирәк, әлеге җайланманы хәйрия нигезендә «Татнефтехим» компаниясе бүләк иткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев