Чаллыда ата-аналар тарихны яхшы беләме?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ата-аналар тарихны яхшы беләме?

Аларның белемен тикшерделәр.

Бүген 14 мәктәптә ата-аналар тарих фәненнән бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) тапшырды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин, Чаллы дәүләт педагогика университеты директоры Әлфинур Галиәкбәрова да белемнәрен тикшерде. 

"Ата-аналарның ЕГЭ тапшыру" россиякүләм акциясендә барлыгы 55 кеше катнашты. Әлеге чараның максаты - бердәм дәүләт имтиханының куркыныч булмавын күрсәтү. Имтихан тапшыру үзенчәлекләренә - теркәлү, балаларның утыру рәвеше, тестларны тарату, күзәтчелек һ.б. - төшендерү.

Ата-аналарга биремнәрне урында ук принтердан чыгарып тапшырдылар. Алар имтиханның беренче өлешен генә (тест) ясады. Барлыгы 15 сорау. 1 сәгать вакыт бирелде. БДИ эшләрен шул ук көнне тикшерделәр. 

Искәртергә кирәк, тарих авыр фәннәрдән санала. Аның буенча быел 198 Чаллы укучысы имтихан тапшырырга планлаштыра. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев