Чаллыда авария - самокатта йөрүче хастаханәдә
Юл һәлакәте Тынычлык проспектында булды.
«Уют» кафесы тукталышы янындагы җәяүле юлында 24 яшьлек егетне «Лада Ларгус» машинасы бәрдерде. Инспекторлар әйтүенчә, машина йөртүче светофорның кызыл утына чыга. Бу вакытта егет тә җәяүле юлыннан самокатта чыккан була. Ул тән җәрәхәтләре ала: ияге имгәнә, култык сөяге сына. Аны хастаханәгә озаталар. Хәзер тикшерү бара.
Дәүләт автоинспекциясе электросамокат, гироскутер, сигвей, монотәгәрмәч, электроскейтбордларда йөрүчеләргә җәяүле юлыннан ашыкмыйча һәм транспортларын тотып чыгарга киңәш итә.
Фото Чаллы дәүләт автоинспекциясеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев