Чаллыда авариядә яшь егет үлде
Ул Зәй районында яшәгән.
6 сентябрь көнне төнге икенче яртыда ГЭС бистәсендә юл фаҗигасе булды. Муса Җәлил проспектында «Хендай Акцент» автомобилен йөртүче 23 яшьлек егет юл буендагы баганага бәрелде. Ул Зәй районында яшәгән, Түбән Кама ягыннан зур тизлек белән килгәндә идарә итүне югалткан.
Авария нәтиҗәсендә егет ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Хокук сакчылары әйтүенчә, кызганычка каршы, куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.
Фотолар Чаллының ЮХИДИ матбугат хезмәтеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев