Чаллыда авариядә зыян күргән фельдшерның хәле ничек?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда авариядә зыян күргән фельдшерның хәле ничек?

Хәзерге вакытта ул РКБда реанимациядә ята.

Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы һәм Ауди автомобиле катнашындагы авариядә аеруча фельдшерның берсе - 38 яшьлек ир-ат - зыян күргән иде. Машиналар бәрелгәч, табиб тәрәзәдән чыгып очып, ашыгыч ярдәм машинасы астында калды. Аның бот сөяге, кабыргалары сынды. Хәтта берсе үпкәсенә кадалды. Башына зыян килде. Чаллы табиблары 2 көн гомерен саклап калу өчен көрәште. Операция ясадылар. Хәзерге вакытта фельдшер Казанда реанимациядә. 

-    Хәле әлегә уртача авырлыкта. Тәненнән дренажларны алдылар. Табиблар әйтүенчә, уңай динамика күзәтелә, - дип сөйләде РКБның матбугат белән эшләү бүлеге белгече Валерия Белова. 

Авариядә тагын фельдшер хатын-кыз да зыян күргән иде. Аның җилкә сөяге сынды. Ул Чаллының травматология бүлегендә дәваланды. Хәзер өенә чыгарылган. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


табиблар юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев