Lada трамвай юлларына чыгып оча.
«КАМАЗ» проспектында автобус белән Lada Granta автомобиле бәрелеште. Юл һәлакәтеннән видеолар бар. Аннан күренгәнчә, авария нәтиҗәсендә Lada трамвай юлларына чыгып оча, автобус – юлны бүлүче газонга. Урында инспекторлар, табиблар эшләде. Хәзер юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре ачыклана. Зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк. Җиңел машинаның шофёр ягы каты изелгән.
Нет комментариев