Чаллыда автобус йөртүчеләр арасында кагыйдә бозучылар кимегән
638
0
24 юл-транспорт һәлакәте булган.
2024 елда Чаллыда автобус йөртүчеләр гаебе белән 24 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Анда 29 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. Бер ел элек исә 28 һәлакәттә 35 кеше зыян күргән иде.
Чаллының баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков әйтүенчә, автобус йөртүчеләре катнашындагы һәлакәтләрдә зыян дәрәҗәсе кимегән. Бу шәһәр маршрутларына зур автобуслар җибәрү һәм пассажирларга куркынычсыз шартлар тудыру белән бәйле.
ГАИ хезмәткәрләре пассажирлар йөртүдәге кимчелекләрне ачыклау максатыннан 26 рейд үткәргәннәр. Нәтиҗәдә автобус йөртүчеләр арасында юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен
бозуның 2413 очрагы ачыкланган.
Иң күп кагыйдә бозу очраклары техник төзексезлек (1716); пассажирларны дөрес йөртмәү (63) һәм техник караудан тыш маршрутка чыгу (35).
"Автобус" операциясе кысаларында автобус йөртүчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 318 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 11 автобус махсус стоянкага җибәрелгән.
Юл хәрәкәте иминлеге сагында торучылар транспорт предприятиеләре җитәкчеләренә автобус йөртүчеләр арасында атна саен аңлату эшләре алып барырга киңәш иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев