Чаллыда автобус йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы 100 мең сум
Бу хакта мэр хәбәр итте.
Чаллының "Горкоммунхоз" муниципаль унитар предприятиесендә автобус йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы 100 мең сум тәшкил итә.
Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.
"Бүгенге көндә предприятиедә 1,2 меңнән артык кеше эшли. Соңгы елларда кадрлар белән тәэмин ителеш 57 проценттан 80 процентка җитте.
Бу күрсәткечләргә хезмәт шартларын яхшырту, эш хакын арттыру, шоферларны профильсез функцияләрдән азат итү нәтиҗәсендә ирешелде. Шәһәрдә уртача хезмәт хакы 95 мең сум. "Горкоммунхоз"да 100 мең сум. 30-40 мең сум хезмәт хакына кешеләрне беркем дә йөртмәячәк", - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев