Чаллыда автобус катнашында авария булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда автобус катнашында авария булды

«Datsun on-DO» машинасы пассажиры зыян күрде.

Чулман проспектында "Datsun on-DO" автомобиле белән 9нчы санлы пассажир автобусы бәрелеште. 46 яшьлек машина хуҗасы Хәсән Туфан проспектыннан Беляев урамына таба барган була. Автобус та үз юлыннан хәрәкәт итә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Datsun on-DO" пассажиры – 58 яшьлек хатын-кыз зыян күрде. Аны шәһәр хастаханәсенең травматология бүлегенә озаттылар. 

Фотолар Чаллы Автоинспекциясенең пропаганда бүлегеннән алынды
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев