Чаллыда автобус «куяннар»ын аулыйлар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда автобус «куяннар»ын аулыйлар

Махсус комиссия эшли башлады.

Чаллы тукталышларында контроль-ревизия хезмәте белгечләре эшли башлады. Алар автобустан төшкән пассажирларның билет өчен түләгәнме-юкмы икәнен тикшерә. 

«Горкоммунхоз» предприятиесе мониторинг бүлеге башлыгы Артем Степанов әйтүенчә, тикшерү смартфон ярдәмендә башкарыла. Ревизор пассажирның банк картасын смартфонга тигезгәч, анда юл өчен түләне яки түләмәгәне күренә. 

Контроль-ревизия хезмәте көн саен эшләячәк. Моннан тыш, атнага бер тапкыр муниципаль полиция белән рейдларга да чыгачаклар. Юл өчен өчен түләмәүчеләргә 2,5 мең сум штраф каралган. 

 


Нет комментариев