Чаллыда автобус пассажирында 2 кг наркотик таптылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда автобус пассажирында 2 кг наркотик таптылар

Ул Уфага таба юл тоткан.

Чаллыга керү юлында полиция хезмәткәрләре 24 яшьлек егетне кулга алды. Ул автобуста 2 кг мефедрон белән барган. Наркотикны Мәскәү өлкәсеннән Уфага илтергә тиеш булган. Соңыннан закладкалар ясап, 200 мең сум акча эшләргә планлаштырган. 

Егет үзе Чиләбе өлкәсеннән. Мондый акчалы эшне узган ел телеграм-каналыннан тапкан. Башта аңа үз төбәгендә наркотик тараттырганнар. Соңрак  җаваплы биремнәр – Россия буйлап йөрергә тәкъдим иткәннәр. Яшь наркокурьерга 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

ТР ЭЭИ матбугат хезмәте фотосы


Нет комментариев