Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Авырлы хатын-кызга йөрәк күчереп утырттылар

Табиблар аның гомере өчен 5 көн көрәште.

Чаллыда яшәүче 30 яшьлек Екатеринаның исән калуын табиблар могҗиза, ди. БСМПга килгәндә ул аңында, әмма авыр хәлдә була. Табиблар әйтүенчә, хатын-кыз ике тапкыр инфаркт кичерә. 

Йөрәген аппаратка тоташтырып, хирурглар ике тапкыр стент куялар. Әмма Екатеринаның йөрәген «эшләтеп» җибәрә алмаячакларын аңлыйлар. Карынында 32 атналык бала булу сәбәпле, бөтен медцина чараларын да куллана алмыйлар. Табиблар кесарев кисеме белән баланы вакытыннан иртәрәк алырга дигән карарга килә. 1 кг 702 грамм авырлыктагы сабыйны Республика клиникасына озаталар. Екатеринаны махсус борт белән Мәскәүгә алып китәләр.

Госпитализация көнендә аның эченә кан сава. Табиблар тизрәк операция ясый. Шул ук көнне кич белән донор йөрәген дә күчереп утырталар. Берьюлы аскы куыш кан тамырыннан тромбны да алалар.

Хәзер Екатеринаның хәле уңай якка. Ул реанимациядән кардиология бүлегенә күчерелгән. Янында ире ярдәм итә. 32 атнада туган сабыйларына Зоя дип исем кушканнар. 

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм БСМП фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев