Чаллыда авыручылар саны 1000нән арткан
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда авыручылар саны 1000нән арткан

Шәһәрнең баш санитар табибы халыкны вакцина һәм ревакцинация ясатырга чакыра.

Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев әйтүенчә, Чаллыда узган атнада яңа коронавирус белән авыручылар саны 303кә артып, 1178гә җиткән. Ул халыкны вакцина һәм ревакцинация ясатырга чакырды. Шәһәрдә 390 меңгә якын вакцина бар. Вакцинаның беренче өлешен 313 меңнән артык кеше алган. Белгечләр гриппка каршы да прививка ясатырга кирәклеген искәртә. Вакцинаны шифаханәләрдә һәм «Омега» сәүдә үзәгендә ясатырга була. Күчмә бригадалар вакцинаны хезмәт коллективларына барып ясарга да әзер. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


вакцина

Нет комментариев