Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда азартлы уен салонын оештыручыларны тоттылар

5 кешегә карата җинаять эше кузгатылды.

Чаллы хокук сакчылары азартлы уен салоны хуҗалары эзенә чыкты. 2 ир-ат һәм 3 хатын-кыз кулга алынды. Алар шәһәрдә азартлы уен салоны оештыруда гаепләнә. Тикшерү барышында, салоннан бөтен покер уены җиһазлары һәм 40 мең сум конфискацияләнде. 

Азартлы уеннар салонын оештыручыларга карата җинаять эше кузгатылды. Гаепләнүчеләрнең икесе өй арестында булачак. Калганнарына Чаллы чикләреннән ерак китү  тыела. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять