Чаллыда бәдрәфтәге хатын-кызларны фотога төшергән ир-атны хөкем итәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бәдрәфтәге хатын-кызларны фотога төшергән ир-атны хөкем итәчәкләр

Чаллы прокуратурасы эшне судка җибәрде.

Чаллыда бәдрәфкә кергән хатын-кызларны яшерен рәвештә фотога төшерүче ир-атны хөкем итәчәкләр. Прокуратура тикшерү үткәреп, җинаять эшен судка җибәрде. 
Әлеге ир-ат кызыксынуын канәгатьләндерү өчен сәүдә үзәкләре бәдрәфләрен сайлый торган булган. Аның рөхсәтсез "съёмка"сын ялгыш сизеп калганнар. Телефонын карасалар - хатын-кыз гаурәтләре фотолары белән тулы.

Ир-ат гаебен таныган. Аны "шәхси тормышның кагылсызлыгын бозу" маддәсе буенча хөкем итәчәкләр.

Закон буенча 200 мең сумга кадәр штраф, мәҗбүри эшләр яисә 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев