Чаллыда балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте булды
Һәлак булучылар күпме?
2026 елның ике аенда Чаллыда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте булды. Өч очракта машина йөртүчеләр «зебра»га кереп җәяүлеләрне бәрдерде. ГАИ мәгълүматлары буенча малалайлар һәм кызлар төрле дәрәҗәдә яралар алды.
Татарстанда балигъ булмаган балалар катнашында 40 авария теркәлде. Бер бала һәлак булды, калганнары төрле җәрәхәтләр алды.
Аварияләр узган елның шул чор ыбелән чагыштырганда – 6га , яралы балалар саны 2гә артты. Балигъ булмаган балаларның 22се пассажир, 18е җәяүле.
Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев