Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балалар катнашында 93 юл һәлакәте булды

Кайбер очракларда балалар үзләре гаепле, ди инспекторлар.

Чаллы юлларында балалар катнашында 93 юл-транспорт һәлакәте булды. 97 бала төрле тән җәрәхәтләре алды, бер сабыйның гомере өзелде. Чаллы Дәүләт Автоинспекциясе шундый мәгълүмат җиткерде. Инспекторлар әйтүенчә, аварияләрнең 23 очрагында балалар үзләре гаепле. Юлга көтмәгәндә туктаган машиналар арасыннан йөгереп чыгалар. Хәрәкәт итүче шофёр кеше туктарга җитешми. Андый 14 авария булган. Инспекторлар ата-аналарга балаларына карата игътибарлы булырга чакыра, юл кагыйдәләрен кат-кат аңлатырга сорый.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев