Чаллыда балалар өчен бушлай лагерьлар эшли башлады
Балалар белән махсус укулар үткән куратор һәм вожатыйлар шөгыльләнәчәк.
Чаллыда балалар һәм яшүсмерләр өчен түләүсез ишегалды лагере эшли башлады. Алар 3 ноктада уранашкан. Һәр лагерьгә бер куратор һәм ике вожатый билгеләнгән. 16-17 яшьлек егет-кызлар моның өчен махсус укулар үткән. Программада спорт уеннары, иҗади шөгыльләр, остаханәләр, күңел ачу чаралары үткәрү каралган.
28нче июльгә кадәр теләге булган балалар лагерьгә кушыла ала. Моның өчен әлеге сылтама буенча кереп теркәлергә һәм күрсәтелгән адрес буенча килергә кирәк.
56 комплекс, 23 (Җиңүнең 40 еллыгы урамы): 4-7 июль, 11-13 июль , 19-21 июль, 25-27 июль - сәгать 16.00 -18.00
47 комплекс, 21 (Сөембикә проспекты , 75): 3- 5 июль, 7 июль. 10-14 июль, 17, 19, 21, 24, 26, 28, 31 июль - сәгать 16.00 -18.00
17 комплекс, 6 (Яр Чаллы проспекты, 14): 4-6 июль, 11-13 июль, 18-20 нче июль, 25-27 июль - сәгать 15.30-17.30
ТР Рәисенең “Безнең ишегалды уеннары” проекты шулай ук Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән районнарында да гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев