Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда миллион сумга балык саткан ирле-хатынлы Решетовларны хөкем итәчәкләр

Аларны кулга алдылар.

Чаллыда яшәүче Татьяна һәм Сергей Решетовлар "даны" бөтен республикага таралды. Октябрь аенда аларны дистәләгән кеше мошенниклыкта гаепләп чыкты. Ирле-хатынлы балык сату буенча пирамида оештырган була. Әлеге керемле эшкә башкаларны да чакыра. Эшмәкәрләр, зур урыннарда эшләүче кешеләр миллионлап акча сала. Хәтта гади халык та алдана. Фатирларын саталар, банктан зур кредитлар алалар. 1-2 ай алар вәгъдә ителгән процентларын алуга ирешә. Әмма бераздан Решетовлар юкка чыга. Салынган зыян күләме миллиардлар белән исәпләнә. 

Решетовларга карата мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. 26 октябрьдә шәһәрдә беренче суд утырышы булачак.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев