Чаллыда банк хезмәткәре 3,5 млн сум урлап тотылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда банк хезмәткәре 3,5 млн сум урлап тотылды

Аңа карата судта хөкем карары чыгарылды.

3 миллион ярым сум. Банк хезмәткәре вазыйфасыннан файдаланып шуның кадәр акча үзләштерә. Тикшерүчеләр әйтүенчә, мондый адымга барырга аның бөтен мөмкинлекләре дә була. Салымчылар акчалары өчен нәкъ ул җаваплы була. 

Чаллы судында аның эше каралды. Матбугат хезмәте белдерүенчә, ул гаебен тулысынча таныды. Әлеге ханымның балигъ булмаган балалары бар. Җинаятьне тикшерүдә һәм ачуда ул актив ярдәм итте. Шулай ук урланган акчаларны өлешчә кайтарды. Боларның барысын исәпкә алып, суд гаепләнүче хатын-кызга "йомшак" җәза төре билгеләде. Аны шартлы рәвештә 4 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Төзәтү срогы 3 ел дип билгеләнде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


суд утырышы

Нет комментариев