Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Белоруссия кешесен 9 елга төрмә утырттылар

Аның гаебе нидә?

Наркотик матдә аркасында Белоруссиядә яшәүче ир-ат ирегеннән мәхрүм ителде. Чаллы судында аңа карата хөкем карары чыгарылды. 
Узган ел ул социаль челтәрләрдә эш таба. Санкт-Петербургтан Иркутскига 5 кг наркотик матдә илтәргә тиеш була. Аңа 500 мең сум вәгъдә итәләр. Тик максатына ирешә алмый. Чаллыга кергәндә “Тула-1” постында инспекторлар туктата. 

Ир-атның моңарчы да психотроп матдәләр сатуы билгеле. Ул үзе дә наркотик кулланган була. Гаепләнүчене 9 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул төзәтү колониясендә утырачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд утырышы