Чаллыда бер ир-ат мошенникка 4 млн акча күчергән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер ир-ат мошенникка 4 млн акча күчергән

Җинаять эше кузгатылды.

Чаллыда яшәүче 36 яшьлек слесарь мошенниклар корбаны булды.

Аңа үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип билгесез кеше шалтыратып: "Мошенниклар сезнең исемгә кредит алмакчы булалар", - ди. Һәм акчаларын "Куркынычсыз" счетка күчерергә кирәклеген әйтә.

Ир-ат куркып кала һәм теге кеше әйткән барлык биремнәрне үти. Башта үзенең бер млн сум акчасын мошенникка күчерә.  Икенче тапкыр: "Займ рәсмиләштерергә кирәк", - дип шалтыраткач, кодны әйтеп, тагын 3 млн акча җибәрә. Шулай итеп ир-ат 4 млн акчасын югалта.

Ялган "хокук саклау хезмәткәре" телефонын алмый башлагач кына ир-ат үзенең алдануын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

РФ Җинаятьләр кодексының "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузатылган.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


02 увд мвд полиция мошенниклык Сак булгыз Хокук һәм без

Нет комментариев