Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер төркем наркоманнарны кулга алдылар

Аларга карата катгый чаралар күреләчәк.

Кама елгасы яр буенда урнашкан “Слобода” ял итү базасында электрон музыка фестивале узды. Анда яшьләр арасында танылган диджей һәм музыкантлар чыгыш ясады. 

Кунакка Чаллы полиция хезмәткәрләре дә барырга булды. Аларга алдан ук наркоманнар җыелачагы турында хәбәр килеп иреште. Тикшерү барышында, чыннан да, наркотик кулланган яшьләр төркеме ачыкланды. Наркологик диспансерда биргән анализлары да моны дәлилләде.

Яшьләрнең һәркайсына 4 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр арест яный. Моннан тыш, алар наркологик диспансерда исәптә торачак, дип белдерде Чаллы Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотиклар