Чаллыда беренче мәртәбә парта артына 6622 бала утырды
54нче гимназия укучылары өчен бүген аеруча сөенечле көн.
Чаллыда 75 меңгә якын бала өчен яңа уку елы башланды. Беренче тапкыр парта артына 6622 бала утырды. 54нче гимназия укучылары өчен аеруча сөенеч – аларны яңартылган белем йорты каршы алды.
«Белем бәйрәменә республикабыз бик зур бүләк ясады. 54нче гимназиягә ремонт керде. Хәтелим, 15 февраль аенда 60лап эчшче килеп, ремонт ясауга керештеләр...», – дип искә алды ремонт башланып киткән вакытны гимназия директоры Рамил Исаев.
Җиде ай эчендә мәктәп тулысынча яңартылды – түбәдән алып инженер коммуникацияләргә кадәр. Мәктәп директоры ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтовка, шәһәр хакимияте җитәкчелегенә, төзүчеләргә, мәктәп коллективына һәм ярдәм иткән ата-аналарга рәхмәтен белдерде.
«Беренче сыйныфка керүче балалар рәхәтләнеп укысыннар. Шушы ремонттан соң укырга керүчеләр саны елдан-ел артсын», – дип теләде башкарма комитет җитәкчесе урынбасаы Винер Харисов.
Быел 54нче гимназиядә 765 бала белем алачак. Беренче сыйныфка 87 бала керде. Барлыгы өч сыйныф тупланды.
Гимназиядәге үзгәрешләр турында «Шәһри Чаллы» газетасының киләсе саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев