Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Беренчеләр хәрәкәте”нә кабул итәләр

«Иң мөһиме – теләк кирәк!” - ди балалар һәм яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Константин Мамаков.

“Беренчеләр хәрәкәте” дип аталучы балалар һәм яшьләр хәрәкәте Россиядә оешып кына килә. Аның максаты - балаларда лидерлык сыйфатларын булдыру, кыю адымнар ясарга, зур уңышларга ирешергә өндәү, чын патриотлар, Ватанны саклаучылар тәрбияләү. 

“Беренчеләр хәрәкәтенең” Чаллыдагы җитәкчесе Константин Мамаков 54нче гимназия укучылары белән очрашты. Хәрәкәтнең үзенчәлеге, әһәмияте турында сөйләде. “Хәрәкәткә һәркемне кабул итәбез. Иң мөһиме - теләге генә булсын. Мөмкинлекләр зур”, - диде ул.  

“Беренчеләр хәрәкәте”ндә дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр, медиа һәм коммуникацияләр, мәдәният һәм сәнгать, волонтёрлык, патриотизм, спорт һәм башка шундый кызыклы юнәлешләр буенча үзеңне үстерергә була. Барлыгы 12 юнәлеш.

Аралашу вакытында укучылар кызыксынуларын белдерде. Араларында хәтта хәрәкәткә керүчеләр дә бар. Алар үз фикерләре белән бүлеште. 

7нче сыйныф укучысы Ильвина Шәнгәрәева:

“Җәй көне Биләрдә булдык. Безне хәрәкәткә тантаналы рәвештә кабул иттеләр. Миңа мәдәният һәм сәнгать өлкәсе ошый, чөнки хореография белән шөгыльләнәм”.

7нче сыйныф укучысы Аделия Газизуллина:

  “Медиакоммуникацияләр, мәдәния һәм сәнгать өлкәләре кызыксыну уятты. Рәсем ясау, архитектура, дизайн кызык миңа. Төрле видеолар төшерергә, монтаж ясарга яратам. Киләчәктә "Беренчеләр хәрәкәте" ярдәмендә медиакоммуникцияләр форумына барырмын дип ышанам", - дип сөйләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев