Чаллыда берьюлы 3 проспектны ябачаклар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда берьюлы 3 проспектны ябачаклар

Шулай ук 5нче санлы автобус маршруты үзгәрәчәк.

15 июнь көнне Чаллыда Сабан туе узачак. Шуңа күрә сәгать 7:00дән 23:30 кадәр 3 проспект ябылып торачак. Алар: 

- Чулман проспектының Рәис Беляев проспектыннан Вахитов проспектына кадәр өлеше; 

- Хәсән Туфан проспектының Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәр өлеше;

- Раскольников урамының Рәис Беляев проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр өлеше. 

Шулай ук 5нче санлы автобус маршруты да үзгәрә. Аның схемасы түбәндә күрсәтелгән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев