Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күп йортлар кайнар сусыз кала

Сәбәбе нидә?

Чаллыда җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның икенче этабы башлана. 

2 июльдә  кайсы йортлар кайнар сусыз кала? 

«Татэнерго» АҖ филиалы Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе хәбәр итүенчә, 15 июльгә кадәр түбәндәге йортларда һәм социаль-мәдәни объектларда кайнар су бирү туктатыла.

Яңа шәһәрнең 9, 12,  13, 14, 32не бистәләрендәге торак йортлар һәм объектлар. 

«КамгэсЗЯБ» районы объектлары: ЗЯБ-1, ЗЯБ-2, ЗЯБ-3 йортлары;
 «Дулкын» бассейны, «Витязь» спортмәктәбе, Мегастрой һәм башкалар. 

33, 34, 35, 36, 37, 38, 39, 41, 42, 43, 44, 45, 59, 60, 62нче бистәдәге йортлар һәм объектлар. 

Шулай ук «Солнечный» торак комплексында, «Сити-Молл» сәүдә үзәгендә, «Планета-Фитнес» һәм  ЗАГСта да кайнар су булмый. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: опрессовка кайнар су