Чаллыда бюджет керемнәре 25 млрд сумга артты
Депутатлар бюджет параметрларын расладылар.
Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә 2026, 2027-28 елга планлы күчеш бюжетына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды.
Бюджет керемнәре 25 млрд сумга җитте, чыгымнар 25,2 млрд сум тәшкил итте. Башкарма комитетның финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова әйтүенчә, аерма калган акчалар хисабына каплана.
Депутатлар бюджетара трансфертларны да исәпкә калдылар. 37,1 млн сум лизингка алынган автобуслар өчен һәм 860 мең сум акча мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗат коллективлары проектларын тормышка ашыру өчен тотыла.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, автобуслар алуны шәһәр белән республика бергә финанслый.
– Шәһәр урамнарында йөри торган автобуслар өчен Чаллы бюджетының өстәмә керемнәреннән моның өчен 1 млрд сумга якын акча бүлеп бирелә, шуның кадәр сумманы ТР Рәисе бүлеп бирә, – диде Наил Мәһдиев.
Ел башына бюджетта калган акчалар Сабан туе уздыруга (9,5 млн) һәм яшьләр сәясәте белгечләренә хезмәт хакы (6,5 млн) түләүгә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев