Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бизәнү әйберләрен урлаучы хатын-кызны тоттылар

Ул 3 мең сумнан артык суммага товар җыйган.

Анда ниләр генә юк! Битне чистарту, юуу кремнары, косметика бетерү лосьоны, маска, макияж алдыннан сөртелә торган кремнар, витаминнар һәм башкалар. Үзенә кирәк-яракларны хатын-кыз даруханәдән җыя. Кассада түләмичә, пакетка салып чыгып китә. Әмма матурланырга җитешми. Хокук сакчылары тотып ала. 

Ул моңарчы да шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Шуны исәпкә алып, аны 1 ел 3 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул гомумрежимлы төзәтү колониясендә утырачак. 

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять