Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бизнес ачарга теләүче хатын-кызлар клубы эшли

3 ел эчендә 125 кеше үз бизнесын ачуга иреште.

Чаллы мәшгульлек үзәгендә үз эшен ачарга теләүче хатын-кызлар клубы эшли. Бу хакта «Работа России» кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова сөйләде. Клуб «Уңышлы хатын-кызның стратегиясе һәм тактикасы» дип атала. Биредә гүзәл затлар бизнес ачу турында сөйләшәләр, үзара тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Шулай ук икътисади вәзгыять, дәүләт ярдәме турында да фикер алышалар. 

Татьяна Быданова әйтүенчә, 3 ел эчендә 125 кеше үз бизнесын ачуга иреште. Алар консультация хезмәтләре күрсәтү, фитнес-үзәкләр хезмәте, массаж, балалар иҗат студиясе, сыр пешерү, бухгалтерлык хезмәтләре һәм башка шундый юнәлештә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев