Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бөтен гәүдәсе параличланган ир-ат аягына басты

Могҗизаны вакытында ясалган операциядән күрәләр.

Чаллы табиблары бөтен тәне параличланган ир-ат гомерен саклап калуга иреште. 

41 яшьлек ир-ат иң элек муенында авыртуларга зарланган була. Әмма ахыр чиктә аның кул-аяклары сизми, хәрәкәтләнми башлый. Аны шәһәр хастаханәсенә бик авыр хәлдә алып киләләр. Табиблар умыртка сөягенең муен өлеше ялкынсынуын ачыклый. Ир-атка ашыгыч рәвештә операция ясыйлар. Нерв очларының һәм умыртка баганасының кысылуын бетерәләр. 


-    Умыртка баганасына җыелган эренне суыртып алдык. Операция кичектерелгән булса, пациент инвалид калыр яисә үлер иде. Титан протезы куйдык. Пациент аны сизмәячәк, - дип сөйләде нейрохирург Илфат Фәтхетдинов.

Пациент бер ай буе хәрәкәтсез яткан. Хәзерге вакытта ул дәвалану курслары үтә. Табиблар уңай үзгәрешләр сизә. Ир-ат әкрен генә аякларына басып йөри башлаган. 

Чаллы ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең матбугат хезмәте фотолары

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хастаханә медицина табиб