Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиб-травматолог: «Бозда егылучыларны көтәбез»

Имгәнүчеләрнең күпчелеген өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә.

Соңгы ике тәүлектә Чаллыда бозлавыклы юлларда таеп егылып, 100 гә якын кеше мөрәҗәгать итте. Аеруча каты имгәнгән һәм кул-аякларын сындырган 7 кеше Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең травматолгия бүлегенә салынды. Җиңелчә зыян күргән шәһәрдәшләр хастаханәгә йөреп һәм өй шартларында дәвалану уза. Имгәнүчеләрнең күпчелеген өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Барлыгы октябрьдән бүгенге көнгә кадәр БСМПның травматологларына 8270 кеше мөрәҗәгать итте.

Бүлек мөдире Александр Яковлев белдерүенчә, һава торышы кисәк алышынган көннәрдә имгәнүчеләр саны сизелерлек арта. "Тагын бер табибны эшкә чакырасы булыр. Әлегә 3 кабинет эшли, үзем дә пациентларны кабул итәм. Без шәһәрдәшләребезне кабул итәргә әзер" , - ди ул. Шулай ук табиб бу көннәрдә, аеруча зур яшьтәгеләргә, өйдән чыкмаска киңәш итә. Чыккан очракта да таймый торган уңайлы аяк киеме кияргә һәм йөрү темпын әкренәйтергә куша. Моннан тыш, белгечләр, аяк киеме табаны астына лейкопластырь ябыштырырга яки остаханәләрдә сатылучы таймый торган җайланма беркетергә дә кирәк, ди. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек