Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда БСМП табиблары уникаль операция ясадылар

Хәзер пациентка диализ үткәрү өчен тире астына даими үтеп керү мөмкинлеге бар.

Җирле табиблар ярдәменә өметләнеп, Саргис Бадалян Чаллыга Краснодар краеннан килә. Ир-ат Россиянең күп кенә хастаханәләренә үзенә ясалма кан тамырлары урнаштыруны сорап мөрәҗәгать итә, ләкин бар җирдә дә аның үтенечен кире кагалар.

Бары тик Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары гына әлеге катлаулы операциягә алына. Алар бөерләрне чистарту өчен махсус протезлар урнаштырып, уникаль операция ясыйлар.

Хирурглар бөтен манипуляцияләрне тән тиресе астында башкара. Операция уңышлы үтә. Һәм хәзер ир-атка диализ үткәрү өчен тире астына даими үтеп керү мөмкинлеге бар. Боттан тышка чыгып торучы көпшәләрне алып ташлаганнар.

Хастаханәнең эндоваскуляр хирургы Марат Шәрәфетдинов: "Мондый операцияләр бик сирәк, аларны Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә генә ясыйлар", - дип искәртә.

Фото: © видеодан скриншот

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек