Чаллыда бүген салкын, әмма...
Синоптиклар фаразы
Чаллыда бүген иртән 9 градус салкын. Синоптиклар фаразынча көндез -6 булыр дип көтелә.
Татарстанда исә -7, -12 градус салкын.
Көндез урыны белән бераз кар явачак, буран чыгу ихтималы бар. Җилнең тизлеге – секундына 8-13 метр. Иртән һәм көндез аның тизлеге урыны белән 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
Юлларның кайбер урыннарында бозлавык, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев