Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Яшьлек проспектын капиталь ремонт көтә

Бу хакта халык белән очрашуда хәбәр иттеләр.

Шәһәр җитәкчеләре 43нче мәктәптә 48нче комплекс халкы белән очрашты.  Автозавод районы башлыгы Винер Харисов 2023 елда районда башкарылган эшләр турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, узган ел 43нче мәктәп, "Домостроителей" һәм "Глобус" җир асты кичүе, Вахитов һәм Хәсән Туфан проспектлары капиталь ремонтланды.

Мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина исә 2024 елда капиталь ремонт ясаласы объектларга тукталды. "Безнең ишегалды" программасы буенча 71 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Г. Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта капиталь ремонт дәвам итәчәк. 58нче мәктәп территориясендә мини-футбол спорт мәйданы ясарга һәм 7 мәктәп ашханәсен ремонтларга уйлыйлар. 

Шулай ук "Огниво" балалар иҗат үзәге һәм 4нче поликлиника, сугыш ветераннары госпитале, Комсомол районы хәрби комиссариаты, Кама автомеханика техникумы, "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәге , "Перекресток" яшәү урыны билгесез кешеләр үзәге, "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр приюты яңартылачак.

Яңа уку елына "Олимпийский" спорт комплексында капиталь ремонт тәмамланырга тиеш. Мәскәү проспектын озынайтуның икенче этабы төзелеше,  Прибрежный паркы һәм Табеев яр буенда реконструкция дәвам итә.  

"Быел Яшьлек проспекты капиталь ремонтланачак. Тиздән шәһәргә 10 зур автобус алыначак, алар документ эшләре тәмамлануга маршрутларга җибәреләчәк", - диде Ирина Сәгыйдуллина. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль әһәмияткә ия проектлар безнең ишегалды юллар төзелеше Халык белән очрашу