Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда - чәчәкләр бәйрәме!

Бәйрәмнең төп символы - чалмабаш чәчәге.

Чаллыда "Акварель -2023" чәчәкләр фестивале уза. Анда композицияләре белән шәһәр идарә итү компанияләре һәм оешмалары катнаша. Быел бәйрәмнең төп символы - пион чәчәге. 

​​​​​​Чәчәк композицияләре педагог һәм остазлар, милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елына багышланган.

"Паритет" идарә итү компаниясе Сабан туе мизгелләрен чагылдырган.

​​​​​​Кайбер компанияләр композицияне бергәләп ясаганнар. "Вилюй", "Бумажник" һәм "ДОМиКО" идарә итү компанияләре балага исем кушу йоласын күрсәткәннәр.

 

"Жилкомсервис" идарә итү компаниясе мәктәп темасын сайлаган. Беренче укытучыны сурәтләгән.

Фестивальгә килүчеләр  ипидән ясалган мичне күреп гаҗәпкә калды. “Чаллы икмәге” җәмгыятенең күргәзмәсендә тагын бер күләмле фигура - багет(озын күмәч)тән ясалган тегермән да бар иде. Аларны тотып карарга да, янында фотога төшәргә теләүчеләр дә күп булды. Шәһәрдәшләребез ипиләрнең чынмы-юкмы икәнен сорашты, якынрак килгәч, хуш исен сизеп, тел шартлатты. 

Сүз уңаеннан, “Татар гүзәле” дип аталган, итәгенә гөл чүлмәкләрен тезү өчен урыннар куелган сынны шәһәр мәры Наил Мәһдиев Боровецк бульварына урнаштырырга тәкъдим итте.

Чәчәкләр бәйрәмендә күләмле композицияләрдән тыш, гамәли сәнгать эшләре  тәкъдим ителүче “Осталар шәһәре” дә, шәһәрдәшләребез өчен орлыклар, бакча һәм бүлмә гөлләре, агач үсентеләре  сату да оештырылды.
Республика көне уңаеннан чаралар мәйданда "Туган җирем - Татарстан" театраль тамашасы белән дәвам итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев