Чаллыда чит ил гражданнары белән гаилә коручылар күп
Бу хакта ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова хәбәр итте.
2024 елда Чаллыда 3241 гаилә теркәлгән. Егетләр 25-39 яшьләрдә гаилә коруны кулай күрә. Мондыйлар 25 проценттан артык. Кәләшләрнең 26 процентка якыны – 18-24 яшьлекләр.
Иң өлкән кияүгә – 85, иң өлкән кәләшкә 74 яшь. Яшь аермасы 38 яшь булган пар да никахын рәсми төстә теркәгән.
Тагын бер кызыклы факт: узган елда чит ил гражданнары белән 87 гаилә теркәлгән. Шәһәрдәшләр Бәйсез Дәүләтләр Берлеге, Мисыр, Конго, Төркия, Испания, Швеция һәм башка илләрдән үзләренә пар тапканнар.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрбиләр 423 гаилә корган. Бу очракта яшьләр мөрәҗәгать иткән көнне үк никахларын рәсми төстә теркәгәннәр.
Чаллыда гаилә коручылар матур даталарны күбрәк сайлый. Мәсәлән узган елның 24 апрелендә 75 гаилә барлыкка килгән. 08.08 һәм 24.08.24тә 71 пар язылышкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев