Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чит ил машинасы 3 яшьлек баланы бәрдерде

Малайның хәле ничек?

Чаллының Зяб бистәсендә, Низаметдинов урамында юл-транспорт һәлакәте булды. Анда бала зыян күрде.

Renault Megane машинасының 38 яшьлек йөртүчесе ишегалдында барганда тиеше тизлекне арттырган. Сулдан туктап торган машина яныннан юлга 3 яшьлек малай йөгереп чыккан. Югары тизлек белән барган шофер аны күрми калган һәм баланы бәрдергән.

Җәрәхәтләр алган баланы хастаханәгә озатканнар.

Бәхеткә ул җитди зыян күрмәгән. Тикшергәннән соң аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспорт һәлакәте Балалар катнашында