Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чүп-чар музее ачарга уйлыйлар

Шәһәр активистлары тәҗрибә туплый.

Чаллы волонтёрлары Мәскәүдә узучы "Чиста шәһәр" халыкара форумында катнаша. Аның кысаларында алар бик кызыклы проект белән танышкан – рециклинг музее эшчәнлеген өйрәнгән. Рециклинг, иске әйберләрне җыеп, эшкәртеп, яңа продукт ясауны аңлата. Музейда ни генә юк! Бутылкалар, капкачлар, батарейка, шиналар, кием-салымнар һ.б. Биредә үк чүп-чардан яңа әйбер ясап күрсәтәләр. Моның өчен производство җайланмалары урнаштырылган. Әйтик, бутылка капкачларыннан скейтборд ясаганнар. 

Ташландык әйберләрнең ничек һәм күпме вакыт эшкәртелүе, анан нинди яңа продукт ясап булуы турында кызыклы стендлар да урнаштырылган. 
"Чаллы волонтёрлары шәһәребездә дә шундый музей ачырга хыяллана. Финанслау мәсьәләсен генә хәл итәргә кирәк", - ди "Хәер ярдәм үзәге" хәйрия оешмасы җитәкчесе Сергей Беленков.

Фотолар Сергей Беленковтан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтер хәйрия чисталык