Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда декабрь ахырында лаләләр утырталар

Бу хакта «Ял һәм мәдәният паркы» муниципаль унитар предприятиесе директоры Артем Уткин хәбәр итте.

– Чаллыны яшелләндерү дәвам итә. Быел яз һәм көз 5900 агач һәм куак утыртылды. – ди Артем Уткин. – Яшьлек, Халыклар дуслыгы проспектларын, Фоменко, Авангардная урамнарын тупылллар, чыршылар, алмагачлар, юкәләр бизи. Сергей Чебнев исемендәге скверда агачлар, миләшләр үсәчәк. «КАМАЗ» проспектына, Муса Җәлил скверына 500гә якын агач утыртырга җыенабыз.

Предприятие хезмәткәрләре декабрь ахырында 25 мең лалә суганчасы утырта башлыйлар. «8 мартка кызыл, алсу, сары, ак лаләр булачак», – ди җитәкче. 

2026 елда теплицаларга бер миллионнан артык  төрле чәчәкләр утыртылачак. Алар җәй көннәрендә шәһәр урамнарын бизәячәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лаләләр шәһәрне чистарту һәм яшелләндерү «Ял һәм мәдәният паркы»