Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда домофон ваткан баланың әти-әнисе зур штраф түләячәк

Шәһәр судында хөкем карары чыгарылды.

Чаллыда заманча домофонны ваткан малай буенча суд эше каралды. Исегезгә төшерәбез, вакыйга җәй башында 28 комплекста булган иде. Яшүсмер домофонны таяк белән сугып ватты. Хокук сакчылары кечкенә вандалның эзенә чыгып, җаваплылыкка тартырга булдылар. 

Бала балигълык яшенә җитмәү сәбәпле, закон буенча аның өчен ата-анасы җавап тота. Шәһәр судында малайның әти-әнисенә 14 мең 600 сум штраф салдылар. Моннан тыш, әлеге гаилә "Автозавод" районы полиция бүлеге күзәтчелеге астында булачак. Алар белән профилактик чаралар үткәреләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев