Чаллыда домофонга аткан баланың эзенә төштеләр
Вакыйга 20 июльдә була.
Чаллы хокук сакчылары, “акыллы домофонга” зыян салган баланың кем икәнлеген ачыклады. "Бу кырын гамәлдә кече яшьтәге малай гаепләнә", - дип хәбәр итте редакциябезгә Чаллы эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте белгечләре.
Баланың әлеге җайланманы ватуы бу көннәрдә социаль челтәрләрдә таралган видеода күренде. Вакыйга исә 20 июльдә ГЭС бистәсенең 3 комплексында булды. Малай күпкатлы бер йортның домофонына атып, качып китте.
“Коточкыч, бу бала әлеге коралны каян алган, әти-әнисе кая карый?! Бу хәзер гадәти күренешкә әйләнеп бара”, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты ролик астында интернет кулланучылар.
Кемдер исә бу страйкбол уены коралына гына охшаган, дип комментарий калдырды.
Хокук сакчылар белдерүенчә, дөрестәндә, баланың кулында уенчык винтовка булып чыккан. Шулай да малайны бу гамәле өчен исәпкә куячаклар, ата-анасына исә 5.35 КоАП маддәсе буенча кисәтү ясалачак яки административ штраф салыначак. Домофонсыз калган йорт хуҗалары исә зыян салучының әти-әнисеннән җайланманы төзүтү чыгымнарын каплауны таләп итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев