Чаллыда дуңгыз гриппының актив чагы
Бу хакта шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы әйтте.
Авыручыларның 80 процентында - дуңгыз гриппы. Хроник авырулары булу-булмавына карап, һәркем төрлечә кичерә. Бу хакта Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы Ришат Ногманов шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән очрашуда сөйләде.
- Өлкән яшьтәгеләр җиңелрәк кичерә. Балалар да авырый. 3-4 көн югары температура белән яталар, - ди табиб.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев